Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскида Татарстан гимны сүзләре авторы Рамазан Байтимеровның 95 яшьлеге уңаеннан искә алу кичәсе үтте (ФОТОЛАР)

Мәдәният сараенда үткән кичә Рамазан аганың төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре татар һәм рус телләрендә башкарылды, җырлары башкарылды. 

- Әти бакчабызда алмагач утырткан иде. Ул һәрвакыт чәчәккә күмелеп утырды. Вафат булгач, ул алмагач та “үлде”, корыды. Ә менә Татартсан гимны сүзләре буларак, конкурста нәкъ менә әтинең шигыре  җиңеп чыккан елны, кабат тернәкләнеп китеп, шау чәчәккә күмелде, - дип хатирәләрен яңартты Рамазан аганың кызы Гөлшат ханым. 
  Ул һәрдаим әтисенең шигырьләрен, иҗатын барлап, бик зур эшләр башкара. Әле Казанга барып, әтисе турында телевидение тапшыруында  чыгыш ясап кайткан. Шагыйрь һәм язучылар белән элемтәдә тора. Рамазан аганың 95 еллыгын башкалада үткәрергә җыенуларын да әйтте. 
 Әлеге кичәне оештыру да - аның идеясы.  
-Кешене ялыктырмый торган ите, әтинең шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлардан торган кичә оештырасым килгән иде. Тамашачыларга ошады икән, мин бик шат, - ди ул.
Залда утыручылар арасында өлкәннәр дә, яшьләр дә, мәктәп укучылары да бар иде.  Администрация вәкилләре дә, төрле оешмадан килүчеләр дә бар иде. 
-Рамазан Байтимеров утны-кичкән сугыш ветераны, искитмәле талант иясе  иде.  Татарстан гимнының сүзләре авторы буларак аның белән горурланабыз, - диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк.

Текст һәм фотолар авторы Зилә Мөдәррисова

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев