Заман сулышы

Лениногорскилы Регина Гыйззәтуллина “Татар кызы” бәйгесендә катнашты

Ул Әлмәт шәһәрендә узып, анда Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Сарман, кыскасы, республиканың көньяк-көнчыгышындагы сигез районның иң чибәр кызлары катнашты. Регина шәһәребездәге "Карлыгач" бакчасында музыка белгече булып эшли. Ул бу көнне җырлаган, нәфис сүз остасы һәм биюче буларак та сәләтен күрсәтергә туры килгән. - Студент елларында "Нәүрүз гүзәле" бәйгеләрендә катнашканым бар иде....

Реклама

Ул Әлмәт шәһәрендә узып, анда Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Сарман, кыскасы, республиканың көньяк-көнчыгышындагы сигез районның иң чибәр кызлары катнашты. Регина шәһәребездәге "Карлыгач" бакчасында музыка белгече булып эшли. Ул бу көнне җырлаган, нәфис сүз остасы һәм биюче буларак та сәләтен күрсәтергә туры килгән.


- Студент елларында "Нәүрүз гүзәле" бәйгеләрендә катнашканым бар иде. Шуңа күрә дә авыр булмады. .Бәйгедә үземне бик тыныч тоттым, дулкынланмадым. Үзем турында җиде минутлык презентация әзерләгән идем, аны ялгышмыйча, матур итеп башкардым. "Татар кызы " бәйгесендә катнашу минем өчен файдалы булды, бигрәк тә башка районнардан килгән кызларның чыгышларын карау ошады. Мондый чараларда яңа дуслар табасың, нинди дә булса тәҗрибә аласың, - диде ул.
Киләсе турга Азнакай районы вәкиле үтте. Ә республика бәйгесендә җиңүче Чиләбедә Татарстан данын яклаячак.
Зилә Хәсәншина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: