Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскилыларга Таһир Шәмсуаровтан өр-яңа шигырь

Уят Син иртәрәк уят мине әни, Таң йокысы татлы димә син. Матчадагы кипкән тал чыбыгы Әти төсе, беркем тимәсен. Син иртәрәк уят мине әни, Кояш елмайганчы күгендә. Әрәмәдә калган каз бәбкәсен Мин эзлимен әле бүген дә. Син иртәрәк уят мине әни, Кулың белән кагыл иң элек. Без апрельдә ялан аяк...

Уят
Син иртәрәк уят мине әни,
Таң йокысы татлы димә син.
Матчадагы кипкән тал чыбыгы
Әти төсе, беркем тимәсен.
Син иртәрәк уят мине әни,
Кояш елмайганчы күгендә.
Әрәмәдә калган каз бәбкәсен
Мин эзлимен әле бүген дә.
Син иртәрәк уят мине әни,
Кулың белән кагыл иң элек.
Без апрельдә ялан аяк килеш
Гөрләвекләр белән йөгердек.
Син иртәрәк уят мине әни,
Чык юганда хәтфә үләнне.
Самавырга чишмә суы салып,
Чәйгә дәшик күрше-күләнне.
Кайттылар дип ишек ачар идең,
Тәрәзәңә песнәк кунса да.
Син иртәрәк уят мине әни,
Уята күр төштә булса да.
Т.Шамсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined