Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскилылар фольклор бәйгедә катнашты (ФОТОЛАР)

15 март көнне Әлмәт шәһәренең “Нефтьче” мәдәният йортында Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары арасында “Тирән тамырлар” фольклор бәйгесе узды.

 

Әлеге  чарада Лениногорск шәһәре артистлары да уңышлы чыгыш ясады. Алар арасында “Ялгинеть” мордва триосы, “Сүнмәс ялкын ” ансамбле, аерым чыгышлардан Галиева Хәят, Фәния Латыпова, Гөлфәния Камалова, Ләйсән Шәмсуарова, Рузалия Зиатдиновалар чыгыш ясады, Геннадий Садовниковның курайда, Илдус Әхмәтҗановның баянда уйнавы бәйгенең бизәген тәшкил итте.

Бу конкурсны оештыручылар, Лениногорскиларның чыгышлары иң яхшысы, диделәр.

Бәйгегә Сарман, Зәй, Азнакай, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдән килгәннәр иде. һәм Һәр катнашучыга диплом тапшырылды, ә конкурс нәтиҗәләр апрель аенда билгеле булачак.

Конкурста фольклор ансамбльләр татар, чуваш, керәшен халыклары төрле йолаларын күрсәттеләр, ә аерым чыгыш ясаучылар исә, халык җырларын башкардылар.

Фотолар: Ләйсән Рахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X