Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Радик Юльякшин "Голос" тапшыруына охшаш проект оештырырга җыена

Яшь һәм бик тә талантлы җырчы Радик Юльякшин (күпләргә Elvin Grey исеме аша таныш) җәйне бертуктаусыз эшләп үткәрә. Тырыш, булган икәне күренеп тора аның - бер айда 3 клип төшерергә өлгергән, атна саен концерт куя, концерттан бушаган арада тәүлек буе студиядә утыра. Гастрольләр графигы исә ике елга алдан язып куелган,...

Яшь һәм бик тә талантлы җырчы Радик Юльякшин (күпләргә Elvin Grey исеме аша таныш) җәйне бертуктаусыз эшләп үткәрә. Тырыш, булган икәне күренеп тора аның - бер айда 3 клип төшерергә өлгергән, атна саен концерт куя, концерттан бушаган арада тәүлек буе студиядә утыра. Гастрольләр графигы исә ике елга алдан язып куелган, ди.
Җитмәсә, Радик өр-яңа проект белән янып йөри икән әле. "Беренче каналда бара торган "Голос" тапшыруына охшаш проект булачак ул. Әлегә анда яшь талантлар барлау белән шөгыльләнәбез. Проект Уфадагы "Туган тел" телеканалы белән берлектә башкарыла. Теләгән һәркем катнаша ала, яшь буенча чикләр юк. Татарстан буенча гастрольләрем тәмамлангач, тулырак мәгълүматны социаль челтәрдәге сәхифәмә урнаштырачакмын", - диде Радик.
Җырчының кызлар арасында популяр булганын беләбез. Бервакыт хәтта үз күзләрем белән күрдем: Казандагы концертта чыгыш ясаганнан соң, Радик белән күрешеп, аны кочаклар өчен сәхнәгә бер көтү кызлар күтәрелде. Һәркайсы Радикны озаклап кочаклап басып торды, әйтерсең лә, алар сәхнәдә түгел, ә урамда. "Иҗатымны яратучыларга һәрвакыт игътибар бирәм, мин алар дип яшим. "Фанат" дигән сүз йөрәгемә ярамый, иҗатыма гашыйк булганнарның барысы да - минем дусларым", - дип хөрмәт белән сөйләде ул.
Радик инде биш ел дәвамында Мәскәүдә яши. Фатирында яраткан мәчесе һәм балыклары бар. Өйдә сирәк булганга күрә, өйдәге дусларын әнисе килеп ашата икән.
Эльвира ШАКИРОВА
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: радик юльякшин