Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Раил Садриев милләт турында Илфак Шиһапов сүзләрен кабатлап әйткән

Татар баласы өчен милли герой үз баласы белән өендә татар телендә сөйләшкән атасы белән анасы дигән фикердә Буа татар дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе Раил Садриев. Бу хакта «Татар-информ» яза. «Безнең татар кешесе үзе юньләп русча белмәсә дә, баласы белән русча сөйләшкән була. Русча сөйләшкәч, баласы зуррак дәрәҗәгә ирешер дип...

Татар баласы өчен милли герой үз баласы белән өендә татар телендә сөйләшкән атасы белән анасы дигән фикердә Буа татар дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе Раил Садриев.
Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Безнең татар кешесе үзе юньләп русча белмәсә дә, баласы белән русча сөйләшкән була. Русча сөйләшкәч, баласы зуррак дәрәҗәгә ирешер дип уйлый. Ә бит аның баласы болай да русча сөйләшергә өйрәнәчәк. Шуңа күрә безнең милли герой татарча сөйләшкән ата белән ана булырга тиеш! Бүтән герой юк! - ди Раил Садриев. - Мәрхүм Илфак Шиһаповның Илсөя Бәрдретдинова җырлый торган бер җыры бар иде - "Без бит бөек, диеп күкрәк кага-кага, атлый татар тарих зиратына таба". Менә без шул хәлдә», - ди артист.
Мәгълүмат өчен. Быел Буа татар дәүләт драма театры үзенең 100 еллыгын бәйрәм итә. Театрның дәүләт театры буларак эшли башлавына 10 ел. Раил Садриев - Буа татар дәүләт драма театрының алыштыргысыз лидеры, сәнгать җитәкчесе һәм артисты.
Чыганак:matbugat.ru/news/?id=20708
go.mail.ru/search_images?q=раиль%20садриев&rf фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев