Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Синоптиклар җылы җәйне кайчан көтәсен хәбәр итте

Илнең күпчелек территориясенә җылы җәй августта килеп җитәргә мөмкин, дип хәбәр итте Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе баш белгече Марина Макарова. "Беренчел фараз буенча, илнең күпчелек территориясендә нормага якын температура режимы урнашачак", - диде ул. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, августта һава температурасы Россиянең Европа өлешендә һәм Уралның көньягында нормадан югары...

Илнең күпчелек территориясенә җылы җәй августта килеп җитәргә мөмкин, дип хәбәр итте Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе баш белгече Марина Макарова. "Беренчел фараз буенча, илнең күпчелек территориясендә нормага якын температура режимы урнашачак", - диде ул.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, августта һава температурасы Россиянең Европа өлешендә һәм Уралның көньягында нормадан югары булырга мөмкин. Себердә, Якутиядә һәм Ерак Көнчыгышта гадәттәгедән салкынрак һава торышы көтелә.

РИА Новости язганча, июль башында "Фобос" һава торышы үзәге белгечләре Россиянең үзәгендә яшәүче халыкка кызу җәй көтәсе юк, дип фаразлады.

Июнь аенда һава торышы Мәскәүдә берьюлы берничә рекорд куйды. Мәсәлән, 15 июньдә соңгы 138 елда иң салкын җәй көне булды: башкалада 9,5 градус җылы иде. Айның соңгы көне, үз чиратында, рекордлы күләмдә явым-төшем алып килде- бер көндә 65 миллиметр явым-төшем яуды. Бу - айлык норманың 84 проценты.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X