Заман сулышы

Сөмбел авылга кайта

Кайту дигән сыңар сүз дә Араны якынайта. Җәйге яшел күлмәк киеп, Сөмбел авылга кайта. Җиләккә бара калсагыз, Сезне үзе җитәкләр. Сөмбелне эзләп йөгерә, Зур алмадай җиләкләр! Яңгырдан соң башлана ул, Урман-кырга өмәләр. Кәрзингә сикереп төшә, Эшләпәле гөмбәләр. Әти-әни туган җирдә Күңел байлыгы арта. Әйтмәсәгез дә сизенәм - Сезне дә авыл...

Реклама

Кайту дигән сыңар сүз дә
Араны якынайта.
Җәйге яшел күлмәк киеп,
Сөмбел авылга кайта.
Җиләккә бара калсагыз,
Сезне үзе җитәкләр.
Сөмбелне эзләп йөгерә,
Зур алмадай җиләкләр!
Яңгырдан соң башлана ул,
Урман-кырга өмәләр.
Кәрзингә сикереп төшә,
Эшләпәле гөмбәләр.
Әти-әни туган җирдә
Күңел байлыгы арта.
Әйтмәсәгез дә сизенәм -
Сезне дә авыл тарта.
Кайту дигән канатлы сүз
Араны якынайта.
Җәй төсле күлмәген киеп,
Сөмбел авылга кайта...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: Бала
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: