Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Суы саекмаса – сусамабыз

"Чишмә" әдәби-иҗат берләшмәсенә йөри башлагач, үзем өчен күп кенә яңалыклар ачарга туры килде. Кара әле, берләшмәнең оешуына 55 ел тулып килә икән... Җыелышка төбәгебез язучыларын, мәдәният һәм сәнгать белгечләрен күрәсем килеп, алар белән аралашырга дип киләм. Менә чираттагы очрашуда бергәләп алга куелган бурычларны карап үттек. Хәл итәсе мәсьәләләр дә күп...

"Чишмә" әдәби-иҗат берләшмәсенә йөри башлагач, үзем өчен күп кенә яңалыклар ачарга туры килде. Кара әле, берләшмәнең оешуына 55 ел тулып килә икән... Җыелышка төбәгебез язучыларын, мәдәният һәм сәнгать белгечләрен күрәсем килеп, алар белән аралашырга дип киләм.

Менә чираттагы очрашуда бергәләп алга куелган бурычларны карап үттек. Хәл итәсе мәсьәләләр дә күп икән. Истәлекле вакыйгалар, юбилейлар да чиратка тезелгән. Быел гыйнвар аенда Куакбашта яшәүче, яңа шигырьләре белән һәрвакыт куандыручы Наил Гыйләҗевкә 60 яшь тулды. Ә менә кояш төсле балкыган йөзе, яшьләрне дә көнләштерә торган төз гәүдәле, җитез, һәр килүендә матур шигырьләрен безгә җиткерүче шагыйрәбез Мәһәрша Вәлиуллованың да юбилее якынлаша икән. Кызык итеп: "Юк, юк, 80 дә түгел әле мин", диюе дә үзе бер шигырь ул.
Күңелгә үтеп керерлек язмаларын укыганым бар, ә менә үзен - Римма Фәттахованы беренче генә күрүем. Ул үзенең күп кенә киңәшләрен дә бирде. Тыйнак кына, акыллы фикерле Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәмзия Габделхакова җыелыш барганда да күңелендә яңа әсәрләр иҗат итәдер шикелле. Яңа чыккан "Тау артында кояш бар" дигән китабын укып карыйсы килү теләге берләшмәгә килгән һәрбер кешедә уянды. Ә Тәслимә Рәфыйкова кебек үз эшенең остасы булган кешеләр сирәк бит. Алар Розалия Мифтахова белән берлектә язучыларны яки сәнгать өлкәсендәге кешеләрне үзәк китапханәнең кечкенә генә бүлмәсендә халык белән очраштырып торалар һәм үзләренең эшләре турында ялкынланып сөйли дә беләләр. Эшен эшләсәң, сөйләп була шул. Халидә Бегҗанованың, Таһир Шәмсуаровның шигырьләрен яратып тыңлыйбыз. Берләшмә җитәкчесе Рәсим Хәбибуллин барлык сорауларга җавап бирә. Эшләнгән эшләр турында түкми-чәчми сөйли.
Төбәгебез шагыйрьләренең шигырьләрен өйрәнү бәйгесе башланып китте. Апрель аенда йомгак ясалыр, дип уйлыйбыз. Мин үзем дә балаларга язучыларыбызның әсәрләрен, шигырьләрен тәкъдим итәм, бәйрәмнәрдә рәхәтләнеп сөйлиләр. Әле менә яшь язучы Зилә Мөдәррисованың кызы Диләрә дә бер кочак әнисе язган хикәяләр алып килде. "Әбизәтелне сәхнәдә үзең сөйлисең, ятла" дип, иң кызыклысын сайлап алдык. Кош тоткандай кайтып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев