Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Таһир Шәмсуаровтан шаян шигырь

Төркиягә сәяхәт Өч дус- сыер, эт һәм әтәч Үрнәк хезмәт иткәннәр. Туристик юллама белән Төркиягә киткәннәр. Санаулы көннәр тиз уза Монысы хак әлбәттә. Бер ай буе ахириләр Яшәгәннәр җәннәттә. Ресторанда типтергәннәр, Пляжда кызынганнар. Туган-тумача, дус-ишкә Күчтәнәчләр алганнар. Китәр көнне кан кардәшләр Озатырга килгәннәр. Теләсәгез бөтенләйгә Калаласыз дигәннәр. Сыер әйткән: "Мин...

Төркиягә сәяхәт

Өч дус- сыер, эт һәм әтәч

Үрнәк хезмәт иткәннәр.

Туристик юллама белән

Төркиягә киткәннәр.

Санаулы көннәр тиз уза

Монысы хак әлбәттә.

Бер ай буе ахириләр

Яшәгәннәр җәннәттә.

Ресторанда типтергәннәр,

Пляжда кызынганнар.

Туган-тумача, дус-ишкә

Күчтәнәчләр алганнар.

Китәр көнне кан кардәшләр

Озатырга килгәннәр.

Теләсәгез бөтенләйгә

Калаласыз дигәннәр.

Сыер әйткән: "Мин Рәсәйгә

Кайтып тормам, балалар.

Ашарга юньле азык юк,

Көне-төне савалар".

Эт тә ризалык биргән ди,

Монда дөнья күрергә.

"Бар да урлый, шуңа күрә

Белмим кемгә өрергә".

Әтәч исә "Кайтам дигән,

Мине Рәсәем тарта.

Кычкырган саен бит анда

Дәрәҗә-даның арта"

Өч җан дусның сәяхәте

Әнә шулай беткән ди.

Өч борынга берне салгач,

Әтәч кайтып киткән ди.

Таһир Шәмсуаров


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев