Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Татарстанда “Салават күпере”-2015” фестиваленең сайлап алу турлары бара

Татарстанда "Салават күпере"-2015 өченче республика балалар һәм яшүсмерләр милли мәдәниятләр фестивале уздырыла. Катнашучыларның мөмкинлекләрен ТРның халык артисты М. Соколов, Традицион мәдәниятне үстерү Республика үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Э. Каюмова бәяләячәк. Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары ассамблеясы, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә уздырыла. Аның максаты - Татарстан Республикасының...

Татарстанда "Салават күпере"-2015 өченче республика балалар һәм яшүсмерләр милли мәдәниятләр фестивале уздырыла.
Катнашучыларның мөмкинлекләрен ТРның халык артисты М. Соколов, Традицион мәдәниятне үстерү Республика үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Э. Каюмова бәяләячәк.
Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары ассамблеясы, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә уздырыла. Аның максаты - Татарстан Республикасының төрле халыклары мәдәниятен бер мәйданга туплау, милли мәдәниятләр, телләр һәм йолалар, гореф-гадәтләр мирасын саклап калу һәм үстерү традицияләрен дәвам итү.
Сайлап алу турлары Түбән Камада, Тәтештә, Казанда, Нурлатта узган, киләсе тур Бөгелмәдә була. Йомгаклау концертын 18 апрельдә Яшел Үзәндә үткәрү планлаштырыла, диелә ТР Мәдәният министрлыгы сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салават күпере

2
X