Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Таяныч та, үрнәк тә

Башкалабыз Казанда Татарстан Республикасы ветераннар Советының 25 еллыгы уңаеннан VI отчет-сайлау конференциясе узган иде. Безнең шәһәр һәм районда ветераннар советы бераз иртәрәк, төгәлрәге, 30 ел элек оеша. Чирек гасырлык тарихы булган советның түгәрәк юбилее шушы көннәрдә Мәдәният сараенда билгеләп үтелде. Аңа шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, оешма-предприятие җитәкчеләре, ветераннар килгән иде....

Башкалабыз Казанда Татарстан Республикасы ветераннар Советының 25 еллыгы уңаеннан VI отчет-сайлау конференциясе узган иде. Безнең шәһәр һәм районда ветераннар советы бераз иртәрәк, төгәлрәге, 30 ел элек оеша. Чирек гасырлык тарихы булган советның түгәрәк юбилее шушы көннәрдә Мәдәният сараенда билгеләп үтелде. Аңа шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, оешма-предприятие җитәкчеләре, ветераннар килгән иде.


Иң элек конференциягә килүчеләрне Мәдәният сараеның икенче катында оештырылган күргәзмәдә сәламләделәр. Монда оешма-предприятие ветераннары, ветераннар советы, ветеран-рәссамнарның, пенсионерларның иҗат җимешләре урын алган иде. Танылган спорт мастеры, ветеран Геннадий Обухов, ветераннар советы турында фикерләре белән уртаклашты:

- «Бүгенге көндә ветераннар советы кирәкме?» диючеләр бар. Нишләп кирәкмәсен? Лаеклы ялга киткән пенсионерлар, ветераннар өчен бу совет - икенче йорт кебек. Мәктәп укучыларында, яшьләрдә патриотлык тәрбияләү - өлкән буынның төп бурычы. Бу ветераннар советы хәл итә торган мәсьәләләрнең берсе генә, - диде ул.

Күргәзмәдән читтәрәк Сәрия Миргасыймова җитәкчелегендәге «Ветеран» үзәгенә йөрүчеләр тарафыннан башкарылган җырлар, Минсәим Яруллин, Минхаҗи Хәйруллинның гармун уйнавы да кунаклар күңеленә хуш килде.

- Соңгы елларда ветераннар советы эшчәнлеге тагын да активлашты. Эшләгән эшләрнең нәтиҗәсе күренә. Ветераннар советы рәисе Марс Исхаков бик тынгысыз кеше, - диде алар турында Кузьма Ванюков.

Конференциянең төп өлеше сәхнәдә дәвам итте. Сәхнә түрендә ветераннар эшчәнлеген чагылдырган презентация экранлаштырылды. Анда төп доклад белән ветераннар советы рәисе Марс Исхаков чыгыш ясады.

- 1981 елның 12 ноябрендә ветераннар советы оештырыла. Аны күренекле җәмәгать эшлеклесе Кыям ага Галләмов җитәкли. Шул ук айда сугыш һәм хезмәт ветераннарыннан торган 142 делегат катнашында беренче конференция үткәрелә. Шуннан бирле 30 ел вакыт, аккан су кебек, үтеп тә киткән.

"Корстон"да үткән съездда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ветераннар турында болай диде: "Кайда гына, кем булып кына эшләсәм дә, иң элек мин ветераннар киңәшенә таянам. Алар - илнең алтын фонды, байлыгы". Бу сүзләр белән тулысынча килешәм. Бүгенге көндә республикада - 1 миллион 30 мең ветеран. Шуның 24 меңе - безнең районга туры килә. Алар - төбәгебез горурлыгы, тарихы, маягы.

Җирле хакимият безгә теләктәшлек күрсәтә, һәрвакыт киңәшләшә, хөрмәт итә, - диде Марс Шәрифуллинович.

Ветераннар советы үзенең күпкырлы эшчәнлегендә Геройлар аллеясы ачарга, аны сугыш һәм тыл ветераннары һәйкәле, барельеф белән баетырга, "Хәтер" китабы чыгарырга өлгерде. Авылларда оештырылган ветераннар советы - шәһәр Советының дәвамчысы. Бу турыда Сарабиккол авылы ветераннар советы рәисе Гөлсирин Якупова да искәртеп узды.

- Ветераннар советы - өлкән яшьтәге кешеләр өчен икенче эш урыны. Монда эшләгән эшләребезне яшьләргә мирас итеп калдырырга була. Без яшьләрдә ватанпәрвәрлек, патриотлык тәрбияләү буенча актив эш алып барабыз. Моннан тыш өлкән яшьтәге кешеләрнең ялын файдалы һәм кызыклы үткәрү максатыннан, дин сабаклары, чигү, тегү, бәйләү буенча тынгысызлар клубы оештырдык, - дип таныштырды ул совет эшчәнлеге белән.

Ветераннар советы "Яшь гвардияче"ләр белән дә килешеп эшли икән. Шәһәр һәм район тормышының социаль мәсьәләләрен хәл итүдә дә катнаша. Алар һәрвакыт алгы сафта. Бу турыда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов та искәртте. Ул ветераннар советын юбилей белән котлап, аларның эшчәнлегенә югары бәя бирде, кунакларны шәһәр һәм район тормышы белән таныштырды. Бәйрәмнең төп сәбәпчеләре - ветераннарны исем-фамилиясе язылган медальләр белән бүләкләде.

Конференциягә якын-тирә районнардан мәртәбәле кунаклар килүе юбилей кичәсенә ямь өстәде.

- Хезмәттәшлек җепләре бервакытта да өзелмәсен иде. Бергә-бергә алга таба да зур үрләр яуларга язсын, - диде Әлмәт шәһәре ветераннар советы рәисе Вакыйф Хуҗиәхмәтов.

Ветераннар советы рәисе Марс Исхаков үзләренә һәрдаим ярдәм күрсәтүче, җирле хакимияткә, предприятиеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Кызганыч ки, әйтәсе килгән матур теләкләр күп булып, вакыт аз бирелү сәбәпле, кайбер кунаклар үз теләкләрен әйтә алмый калды.

Конференцияне йомгаклап, шәһәр һәм районыбызның оешма-предприятие җитәкчеләре үз ветераннарына рәхмәт сүзләре җиткереп, кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев