Заман сулышы

Түбән Чыршылыда бишек җырларын искә алдылар (ФОТОЛАР)

Түбән Чыршылы мәдәният йортында "Әниемнең бишек җырлары" дип аталган бәйрәм кичәсе узды, дип яза Раилә Әхмәдиева. Бәйрәмебез бик матур булды. Мәчеткә йөрүче ак яулыклы апалар вәгазь укыдылар, бишек җыры жырлады. Садиктан килгән балалар әниләрне, әбиләрне котлап, шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады. Мәктәп балалары үзләре язган шигырьләрен , иншаларын укыды. "Җидегән чишмә"...

Түбән Чыршылы мәдәният йортында "Әниемнең бишек җырлары" дип аталган бәйрәм кичәсе узды, дип яза Раилә Әхмәдиева.

Бәйрәмебез бик матур булды. Мәчеткә йөрүче ак яулыклы апалар вәгазь укыдылар, бишек җыры жырлады.

Садиктан килгән балалар әниләрне, әбиләрне котлап, шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады.

Мәктәп балалары үзләре язган шигырьләрен , иншаларын укыды.

"Җидегән чишмә" театр коллективы "Әниләр һәм бәбиләр" театрыннан өзек куйдылар.

Бәйрәмдә китапханә, почта , садик , мәктәп һәм без - мәдәният хезмәткәрләре катнаштык.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: