Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Урдалылар әнә ничек талантлы (ФОТОЛАР)

Урдалы мәдәният йортында Әниләр бәйрәме уңаеннан "Рәхмәт, Әнкәй!" дип аталган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Балалар бу кичәгә алдан ук ныклап әзерләнделәр. Әниләр турында җырлар, шигырьләр өйрәнделәр. Бәйрәмгә әниләр белән бергә әтиләр дә чакырылды. Әти-әниләре карап утыргач, балалар тагы да матуррак чыгыш ясарга тырыштылар. Һәркем үзенең талантын күрсәтергә ашыкты. Кичәне 9...

Урдалы мәдәният йортында Әниләр бәйрәме уңаеннан "Рәхмәт, Әнкәй!" дип аталган әдәби-музыкаль кичә булып узды.
Балалар бу кичәгә алдан ук ныклап әзерләнделәр. Әниләр турында җырлар, шигырьләр өйрәнделәр. Бәйрәмгә әниләр белән бергә әтиләр дә чакырылды. Әти-әниләре карап утыргач, балалар тагы да матуррак чыгыш ясарга тырыштылар.
Һәркем үзенең талантын күрсәтергә ашыкты. Кичәне 9 сыйныф укучылары Минәхмәтова Эльвира белән Кәлимуллин Динар алып бардылар. Концерт номерлары белән, әниләрне төрле уеннар да уйнаттылар. Соңыннан барысы бергәләп "Җырлыйм әнием турында" җырын башкардылар һәм әниләренә үз куллары белән ясаган чәчәкләр бүләк иттеләр.
Кичәдә авыл башлыгы вазыйфасын башкаручы Гөлшат Әнәс кызы Әхмәтева барлык әниләрне бәйрәм белән котлады һәм 29 ноябрь көнне икенче улын солдатка озатырга әзерләнүче, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рахимова Гөлнараны сәхнәгә чакырып, аңа ике солдат үстергәне өчен рәхмәт белдерде, улы Булатның исән-сау әйләнеп кайтуын теләде һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Ә менә күп бала анасы Мостафина Гөлнараның бүген шатлыгы эченэ сыймый. Чөнки бүген сәхнәдә аның өч улы да чыгыш ясадылар һәм әниләренә чәчәкләрен бүләк иттеләр.
Әлфинур Галимова
vk.com/id252163867 фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев