Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Вадим Фәтхенуров Салаваттан ник киткән?

Салаватның "клавишнигы" Вадим Фәтхенуров сәхнә костюмнарын төзүче киеменә алыштырган. - Дустымның төзелеш фирмасында эшли башладым. Казаннан 15 чакрым ераклыкта бистә төзибез. Мин җитәкче вазыйфасында. Төзелеш материаллары табу, кайтарту эшләрен кайгыртам, эшнең сыйфаты өчен җавап бирәм. Бүген кул астымда 7 бригада эшли. Күпләр: "Салаваттан эштән киттеңме?" - дип кызыксына. Китеп бетмәдем,...

Салаватның "клавишнигы" Вадим Фәтхенуров сәхнә костюмнарын төзүче киеменә алыштырган.
- Дустымның төзелеш фирмасында эшли башладым. Казаннан 15 чакрым ераклыкта бистә төзибез. Мин җитәкче вазыйфасында. Төзелеш материаллары табу, кайтарту эшләрен кайгыртам, эшнең сыйфаты өчен җавап бирәм. Бүген кул астымда 7 бригада эшли.
Күпләр: "Салаваттан эштән киттеңме?" - дип кызыксына. Китеп бетмәдем, шулай да үз урыныма алмаш таптым. Репетицияләргә йөрим, Салават абыйның Казан концертларында катнашачакмын.
Төзелеш өлкәсе күңелемә бик якын, шул казанда кайнарга дип күптән хыяллана идем. Бу көнгә кадәр беренче урында иҗат булды. Аннан бөтенләй баш тартмыйм, эшем иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр генә. Кичен рәхәтләнеп концертларда катнаша, җырлар яза алам. Салават Фәтхетдинов мәктәбен үткән кеше төзелештә генә түгел, әллә кайда да эшли ала. Ул - җырчы гына түгел, бизнесмен да, оратор да, киңәшче дә. Дөньяга күзләрне бик тиз ача ул. Дустым белән бергә төзелештә эшләргә теләвемне әйткәч тә, "Шундый дусларың булса, әйбәт инде ул", - дип хәер-фатыйхасын бирде.
Чулпан ШАКИРОВА
Чыганак: акчарлак-газета рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салават