Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Җырчы Алсуның улы Рафаэль туды

Җырчының ире Ян Абрамовның әтисе дә Рафаэль исемле Җырчы Алсу өченче тапкыр әни булды. Ул, баласын табу өчен, июль азагында ук Израильгә киткән иде. Кызы Миккеланы да (аңа 8 яшь) җырчы Израильдә тапкан иде. Бу яңалыкны Алсуның дусты - Андрей Цветков хәбәр итә. "Өченче балаң һәм беренче улың тууы белән...

Җырчының ире Ян Абрамовның әтисе дә Рафаэль исемле

Җырчы Алсу өченче тапкыр әни булды. Ул, баласын табу өчен, июль азагында ук Израильгә киткән иде. Кызы Миккеланы да (аңа 8 яшь) җырчы Израильдә тапкан иде.


Бу яңалыкны Алсуның дусты - Андрей Цветков хәбәр итә.

"Өченче балаң һәм беренче улың тууы белән тәбрик итәм!!! Үзең өчен дә, ирең өчен дә бик шат, котлыйм!! Бәхетле, сәламәт булсын. Һәм әти-әниләрендәге иң яхшы сыйфатларны гына алсын!! Ура." - дип язган Андрей Цветков социаль челтәрдәге аккаунтында.

Алсу улын Рафаэль дип атарга булган. Бу очраклы түгел - Алсуның әтисенең дә исеме шундый ук.

"Безнең гаиләгә хуш киләсең, безнең бәләкәй могҗизабыз Рафаэль. Синең исемең безнең гаиләдә аерым үзенчәлеккә ия. Син бу исемне горурланып һәм мәртәбә белән йөртерсең дип ышанам. Барыгызга да җылы сүзләр һәм теләкләр өчен рәхмәт. Welcome to this world our baby Rafael Abramov Junior❤❤❤" - дип язган Алсу үзенең микроблогында.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев