Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

11нче сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасының яңа расписаниесен расладылар

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт унберенче сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасының яңа расписаниесен раслады.

 

Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Йомгаклау иншасын үткәрүнең төп вакыты 2021 елның 5 апреленә билгеләнгән, өстәмә сроклар – 21 апрель һәм 5 май.

«Чыгарылыш сыйныф укучылары иншаны "незачет" алган яки төп срокта нигезле сәбәпләр аркасында яза алмаган һәм ул документаль рәвештә расланган очракта өстәмә срокта яза ала», – диделәр ведомствода.

11нче сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасы БДИга юллама булып хезмәт итә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар инша урынына изложение яза ала.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/science/26-11-2020/unberenche-syynyf-ukuchylary-chen-yomgaklau-inshasyny-ya-a-raspisaniesen-rasladylar-5788551

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X