Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Аттестатлар яңача биреләчәк

Укучыларга төп гомуми һәм урта гомуми белем турында документлар ел саен үзгәрешләр кичерә.

 

Мәктәптән нинди дә булса сәбәп аркасында аттестатны алалмаган чыгарылыш сыйныф укучыларына аның сканерланган күчермәсен соратып алырга мөмкин булачак. Мәгариф һәм фән министрлыгының тиешле боерыгы норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган.

“Чыгарылыш сыйныф укучысы электрон формада аттестатның оригиналы күчермәсен җибәрүне сорап, белем бирү оешмасына мөрәҗәгать итәргә хокуклы”, — диелә боерыкта.

Документ нигезендә, белем бирү оешмасы, тиешле мөрәҗәгать алганнан соң, өч календарь көн эчендә чыгарылыш сыйныф укучысына аттестат оригиналының күчермәсен җибәрә.

Аттестатның төп нөсхәсе чыгарылыш сыйныф укучысының шәхси эшендә аның ихтыяҗына кадәр сакланачак.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, мәктәп аттестатлары QR-кодлар белән маркировкалана башлаячак.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

 http://nashcheremshan.ru/news/belep-toryigyiz/attestatlar-yaacha-birelchk

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X