Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

«Авыл укытучысы» программасында җиңгән ун кешегә 1 миллион сум бирәләр

Бер тапкыр түләнә торган компенсацияне авылга, эшчеләр бистәсенә, шәһәр тибындагы бистәгә яисә 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәргә эшкә килгән укытучылар алачак.

Татарстанда «Авыл укытучысы» федераль программасында җиңгән 10 кеше 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак.

«Республикада „Авыл укытучысы“ федераль программасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Гаризаны 15 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин», — дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыгының матбугат хезмәте.

Бер тапкыр түләнә торган компенсация авылга, эшчеләр бистәсенә, шәһәр тибындагы бистәгә яисә 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәргә эшкә килгән укытучыларга бирелә.

Программада катнашырга теләүчеләр сайланган гомуми белем бирү оешмасында биш ел дәвамында эшләргә тиеш. Программа 2020 елдан тормышка ашырыла һәм 2024 елга кадәр дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев