Быел Татарстада ничә укучының Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачагы билгеле
Рафис Борһанов узган ел ахырында һәм февральдә узган имтиханнарның нәтиҗәләрен дә әйтте.
1 мартка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, быел урта гомуми белем программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен яки Бердәм дәүләт имтиханын 17816 кеше тапшырачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.
Сынау алдында торган укучыларның 16395е - мәктәпне быел тәмамлаучы чыгарылыш укучылары, урта һөнәри белем оешмаларында укучы - 329 кеше, узган елларда мәктәпне тәмамлаган - 1086 кеше һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле - 244 бала. Былтыр БДИны республикада 16,6 мең укучы тапшырган.
математика буенча Бердәм дәүләт имтиханына кагылышлы үзгәрешне әйтте
Рафис Борһанов БДИга шпаргалка алып килмәскә киңәш итте
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
Татарстан мәгариф һәм фән министрына ике беренче урынбасар тотарга рөхсәт иттеләр
Рафис Борһанов үзе укыган Арча мәктәбе белән һәрвакыт элемтәдә булды - директор
(Казан, 5 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 1 мартка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, быел урта гомуми белем программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен яки Бердәм дәүләт имтиханын 17816 кеше тапшырачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.
Сынау алдында торган укучыларның 16395е - мәктәпне быел тәмамлаучы чыгарылыш укучылары, урта һөнәри белем оешмаларында укучы - 329 кеше, узган елларда мәктәпне тәмамлаган - 1086 кеше һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле - 244 бала. Былтыр БДИны республикада 16,6 мең укучы тапшырган.
Рафис Борһанов узган ел ахырында һәм февральдә узган имтиханнарның нәтиҗәләрен дә әйтте.
"5 декабрьдә йомгаклау иншасын начар язмаганнар. Барлыгы 16 меңнән артык чыгарылыш укучысы язган, 35 кешегә зачет куелмаган. Бер укучы кесә телефонын кулланганы өчен кабинеттан чыгарылган. 346 укучы изложение язган. 4 кешегә зачет куелмаган", - диде министр.
Ул 6 февральдә 100 укучы йомгаклау иншасы язганын билгеләп узды. Ике кеше биремне үти алмаган. Изложениене 8 кеше язган, барысы да яза алган.
"2019 елның чыгарылыш укучыларының дәүләт имтиханына керү өчен тагын бер мөмкинлеге калды - ул 8 май", - диде Рафис Борһанов.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/05/182040/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев