Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Чыгарылыш сыйныфлар БДИга керү өчен йомгаклау иншасы яза торган көн билгеле

Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга рөхсәт алу өчен 11 сыйныф укучылары йомгаклау иншасын 2 декабрьдә язачак. 9 сыйныф укучылары өчен рус теленнән әңгәмә 2021 елның 10 февралендә булачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

 

Йомгаклау иншасы язу өчен укучыларга 3 сәгать 55 минут биреләчәк. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен инша яки изложение язу вакыты 1,5 сәгатькә озайтыла.

Төп сроктан тыш (2 декабрь) йомгаклау иншасын тапшыру өчен 2021 елның 3 февралендә һәм 5 маендә өстәмә даталар да билгеләнгән.

9 сыйныф укучыларына рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе өчен өстәмә көннәр — 2021 елның 10 марты һәм 17 мае.

«Йомгаклау әңгәмәсен уңышлы узу тугызынчы сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү өчен рөхсәт булачак. Йомгаклау әңгәмәсе нәтиҗәләре буенча «зачет» яки незачет» булырга мөмкин», — диделәр министрлыкта.

Йомгаклау әңгәмәсендә катнашучылар дүрт биремне үтәргә тиеш. Моңа текстны кычкырып уку, аның эчтәлеген сөйләү, сайлап алынган темаларның берсе буенча монолог һәм имтихан алучы белән диалог керә. 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев