Илдә беренчеләрдән булып вакытыннан алда имтиханнар география һәм әдәбият буенча узачак
Бердәм дәүләт имтиханнарының вакытыннан алда тапшыру вакыты чәршәмбе көнне башлана һәм 10 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Бердәм дәүләт имтиханнарының вакытыннан алда тапшыру вакыты бүген, чәршәмбе көнне башлана һәм 10 апрельгә кадәр дәвам итә. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте матбугат хезмәтендә "Интерфакс"ка хәбәр итүләренчә, алдан тапшыру дулкыны имтиханнарында барлыгы 35 мең кеше катнашачак.
Чәршәмбе көнне география (900дән артык кеше тапшыра) һәм әдәбият (3,7 мең кеше) буенча имтиханнар узачак.
Вакытыннан алда БДИ тапшыруга гаризаны, гадәттәгечә иң массакүләм имтихан рус теле (16,6 мең кеше), шулай ук профильле математика (14,1 мең кеше) һәм җәмгыять белеме (13,2 мең кеше) буенча биргәннәр. Биология буенча БДИга җиде мең катнашучы гариза биргән, алты меңгә якын кеше тарих буенча тапшырачак.
5,2 мең гариза - физикадан, 4,5 мең - химия буенча, 3,5 мең - инглиз теле буенча, 1,8 мең - база дәрәҗәсендәге математика буенча бирелгән. Бу вакытта БДИны узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук документлар ярдәмендә расланып, җитди сәбәпләр аркасында төп имтихан вакытында тапшыра алалмый торган агымдагы елгы чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра ала.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте матбугат хезмәтендә, Чукоткадан тыш, имтиханнар вакытыннан алда Россиянең барлык төбәкләрендә дә узачак, дип ачыклаганнар. Аларны оештыру өчен 321 имтихан үткәрү пункты җәлеп ителәчәк. Шул ук вакытта онлайн-видеокүзәтү белән 96 процент аудитория җиһазландырылачак.
БДИның төп чоры май аенда башланачак һәм җәй уртасына кадәр дәвам итәчәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/20/182941/
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев