Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Иске Иштирәктә "Үсеш ноктасы" ачылды

Бүгенге вакытта Татарстан республикасы мәктәпләрендә 42 “Үсеш ноктасы” үзәге эшләп килә. Шуларның берсе бүген Лениногорск районы Иске Иштирәк авылы мәктәбе нигезендә ачылды.


Агымдагы елның сентябрь аенда “Мәгариф” милли проекты кысаларында бөтен Россия буенча 2951 шундый цифрлы һәм гуманитар профилле белем бирү үзәкләре ачылды. Аларда укучылар заманча җиһазлар ярдәмендә «Технология», «Информатика», “Тормыш иминлеге нигезләре” фәннәрен өйрәнәләр, шулай ук төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр.

“Үсеш ноктасы” Лениногорскиның Тимәш һәм Шөгер авыллары мәктәпләрендә эшли башлаган иде инде. Бу атнада ул Иске Иштирәк мәктәбе нигезендә ачылды. Тантаналы вакыйга белән тәбрикләп, үз котлауларын ТР мәгариф һәм фән министрлыгының алдынгы киңәшчесе  Семён Фёдоров, Лениногорск мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин җиткерделәр.

Бу көнне мәктәптә информатика, технология, тормыш иминлеге нигезләре дәресләре буенча мастер-класслар үткәрелде. Чара кунаклары ремонттан соң яңартылган бүлмәләрне карап чыкты. Мондагы ремонт эшләре җирле бюджет хисабына башкарылган. Шулай ук кунаклар шахмат зонасында да булдылар. Биредә укучыларга проект эшчәнлеге белән шөгыльләнү һәм үзләренең медиапродуктларын барлыкка китерү мөмкинлеге булачак.

“Үсеш ноктасында” мәктәп укучылары яңа, заманча компьютерларда, 3D-принтерларда  эшлиячәк, квадрокоптерлар белән идарә итәчәкләр, виртуаль чынбарлык шлемнарын үзләштерәчәкләр.  Җиһазларның бер өлеше мәктәпкә инде кайтартылган. Шулай ук биредә балалар түгәрәкләргә язылып, шахмат уйнарга өйрәнә алалар.


Бүгенге вакытта Иске Иштирәк авылында 73 укучы  белем ала. Шул исәптән, Мөэмин-Каратай һәм Ялтау авылыннан килеп укучы балалар да. Алар һәм шулай ук якын тирәдә урнашкан Яңа Иштирәк, Зеленая Роща, Иске Куак мәктәпләре укучылары да биредә ачылган “Үсеш ноктасы” үзәгенә килеп шөгыльләнә, сәләтләрен үстерә алачак.

Үзәк педагоглары иң заманча тенденцияләргә нигезләнеп эшләсен өчен, аларны даими рәвештә онлайн- һәм офлайн-форматларда укыталар. “Үсеш үзәгендә” эшләү өчен мәктәпнең 3 укытучысы квалификациясен күтәргән.  

 

Фотолар: Мәгариф идарәсеннән

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев