Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Казанда «Адымнар» беренче полилингваль белем бирү комплексын ачтылар

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Адымнар» күптелле белем бирү комплексында өч телдә горурланып укырга, яшәргә мөмкинлекләр барлыгын әйтте. Бу хакта ул комплексның тантаналы ачылышында сөйләде.

 

«Күреп торасыз: мәктәпләр төзү, укыту процессы бара, туган телләрне өйрәнү, саклап калу мәсьәләсендә бераз комачаулыклар бар. Безнең бу фикергә килүебез, чит илдә булган тәҗрибәләрне өйрәнүдән чыгып эшләнде. Вакыт тиз үтә, ул безнең дә тиз, алдынгы алымнарны кулланып эшләвебезне таләп итә. Без дөньяда беркемнән дә ким түгел. Балалары укыта алсак, алар дөньяның алдынгы балаларына көндәш була ала. Бирелә алар ял да итә, укый да алачак», — диде ул.

Минтимер Шәймиев өч телне үзләштерү зарурлыгын искәртте. «Ата-аналар моңа әзер торсын иде. Һәркемнең дөньяга үз карашы, борчулары бар. Әмма мондагы шартларны карагыз, төшкә дә керә торган түгел. Без барлык Россия буенча алда барабыз. Моның кадерен белеп, аңлашып яшәргә кирәк. Әгәр дә без моны эшләргә тотына алмасак, бернинди нәтиҗәгә дә ирешә алмас идек. Ә без андыйга күнекмәгән», — дип сөйләде ул.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен җиткерде. «Бүген ата-аналар белән балаларның алар тормышында иң якты көннәрнең берсе. Тәҗрибәле, һөнәри яктан оста укытучылардан белем алу — зур бәхет ул. Мөгаллимнәрегездән үрнәк алыгыз һәм аларны хөрмәт итегез. Яңартылган мәктәп балаларга сәләтләрен үстерүгә мөмкинлек бирүче киңлек булып торсын», — диде ул.

«Балаларыбызның тормышлары бәхетле булсын, юллары уң, адымнары нык булсын. Беренче адым ясау кирәк, һәр очракта да нәтиҗәгә ирешеп була. Дөнья буйлап иң яхшы тәҗрибәләр белән танышып йөргәндә, мондый мәктәпләр бездә ачылыр көннәр җитәр дип күз алдына да китермәдем.  Монда XXI гасыр балалары өчен искиткеч шартлар тудырылган. Бәхетле, сау-сәламәт булыгыз» — диде Казан мэры Илсур Метшин.

Күптелле мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов тантанада республикабыз өчен горурлык хисе кичергәнен әйтте. Проект Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан чынга ашырылган.


Биредә балаларга өч төрле белем бирү комплексы бар, аларны ата-аналар үзләре сайлый ала: полилингваль (татар, рус һәм инглиз телләре тирәнтен өйрәнелә, фәннәр шушы телләрдә укытыла), билингваль (татар теле мәҗбүри өйрәтелә, инглиз теле тирәнтен бирелә, фәннәр өч телдә укытыла) һәм монолингваль траекторияләр (рус теле туган тел буларак сайланыла, татар сөйләме дәрестән тыш вакытта гына кулланыла).

Комплекста барлыгы 2504 бала укый ала. Комплекска 800 балага исәпләнгән Бичурин урамындагы билингваль мәктәп һәм 1224 балага исәпләнгән Бондаренко урамындагы полилингваль мәктәп кергән. Өченче сыйныфтан башлап музыка һәм хезмәт фәннәре, җиденче сыйныфтан биология, география һәм математика инглиз телендә укытылачак.

Казан — «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы төзелгән Татарстанның беренче шәһәре. 2022 елга кадәр республикада мондый алты мәктәп ачылачак. Полилингваль мәктәпләр Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә булдырылачак. Проектның төп максаты — укучыларга татар, рус, инглиз телендә белем алу мөмкинлеге тудыру, милләтара татулык рухында укыячак белем бирү комплексы моделен төзү.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев