Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Куакбаш мәктәбе укучылары киләчәк өчен кайгыртучанлык күрсәтә (фотолар)

Куакбаш мәктәбендә 9 сыйныф укучылары шәхси йомгаклау проектларын тәкъдим иттеләр. 6 укучы дүрт фәннән уку елы башында ук сайланган темалары буенча эзләнү-тикшеренү эшләренең нәтиҗәләре белән таныштырды.


Физика, тарих, химия, физкультура буенча уку елы дәвамында алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләгәннәр, тикшеренүләр үткәргәннәр. Эзләнүләр вакытында сораштыру, анкеталар уздыру, чагыштыру, викторина сораулары туплау, буклетлар, белешмәлекләр, фотоколлаж  ясау, тәҗрибәләр уздыру һәм башка эш төрләре кулланганнар. Саллы гына проектлар килеп чыккан. Аларны яклау өчен төрле таблица, диаграмма, фотография, газета-журнал мәкаләләреннән торган презентацияләр төзегәннәр.

Проектларны яклау смотр-конкурс форматында барды. Мәктәп укытучыларыннан торган комиссия эшләрне 3 секциягә бүлеп тыңлады.
Табигый фәннәр:  физикадан Ләлә Минегулова “Кәрәзле телефоннарның кеше организмына йогынтысы”, Гөлинә Гататдинова “Поляр балкыш һәм сәламәтлек  арасында үзара бәйләнеш” (фәнни җитәкчеләре - Насыйрова Ф.Г.), химиядән Рузил Төхбәтов “Җирле регионның экологик проблемалары” (фәнни җитәкчесе - Сабирҗанов А.Ә.) дигән темаларга проект эшләре якладылар.

 Физкультурадан Айгиз Хәмидуллин “Футболның килеп чыгу һәм үсеш тарихы”, Рияз Галиуллин “Олимпия уеннарының килеп чыгу һәм үсеш тарихы” ( фәнни җитәкчеләре - Сабирҗанов А.Ә.)  дигән темаларга проект эшләре якладылар.


   Тарихтан  Ләйлә Хәсәенова “Гражданнар сугышы чорында авылым тарихы” (фәнни җитәкчесе - Мансурова З.Р.)  дигән темага проект эше яклады.

    
      Укучылар  укытучылар, комиссия әгъзалары биргән сорауларга төгәл җавап бирергә тырышты. Тыңлап утыручылар арасыннан да сораулар яңгырап торды. Күрсәтмә материаллар мавыктыргыч, кызыклы итеп, эзлекле рәвештә тупланган. Ялыктыргыч чыгышлар булмады. Проектны яклаучылар тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итә алдылар.

 

Зөлфия Мөхәммәтҗанова, Куакбаш мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев