Лениногорск нефть техникумында "Гидравлика" дисциплинасы буенча олимпиада үтте
27 мартта Лениногорск нефть техникумында “Гидравлика” дисциплинасы буенча республика олимпиадасы үтте. Олимпиадада Казан, Зеленодольск, Түбән Кама, Бөгелмә, Яр Чаллы, Әтнә, Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Лаеш, Сарман уку йортлары студентлары катнашты.
Жюри буларак, чит уку йортлары хезмәткәрләре чакырылган иде.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча 1 урынга Устьянцев Иван («Лениногорский нефтяной техникум») һәм Юдин Максим (ГАПОУ "КАТК имени П.В. Дементьева") чыкты.
2 урында Баскаков Владислав (ГАПОУ «Лениногорский нефтяной техникум»), Новиков Николай (ГАПОУ "КАТК имени П.В. Дементьева"), Лужбин Илья (ГАПОУ «Казанский политехнический колледж»).
3 урында Петрунин Артем, Нурмухаметов Тимур (ГАПОУ «Казанский энергетический колледж»), Галимзянов Раиль (ГАПОУ «Атнинский сельскохозяйственный техникум им. Г. Тукая»).
Студентларны олимпиадага әзерләгән укытучылар өчен семинар, ачык дәресләр, мастер-класслар үткәрелде.
Лениногорск нефть техникумы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев