Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Лениногорскида Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәсе ничек?

Быел Лениногорск мәктәпләрендә 11нче сыйныфны 341 укучы тәмамлады. Пандемия керткән үзгәрешләргә бәйле бу уку елы ахырында аттестатлар имтиханнар башланганчы ук, июнь аенда тапшырылды.


Быел чыгарылыш укучылары үзләре теләгән фәннәр буенча имтихан тотты. Башлыча, бу югары уку йортына керү өчен кирәк булган фәннәр.  

Шәһәр һәм районда Бердәм дәүләт имтиханын 325 кеше тапшырган. Кайбер чыгарылыш укучылары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә укырга кергәнгә күрә имтиханнарны биреп  тормаган.

Быел аттестатларга билгеләр Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча түгел, ә уку елы нәтиҗәләре буенча куелды. Лениногорск шәһәре һәм районы 11нче сыйныф укучыларының барысы да мәктәптән әлеге документ алып чыкты.

Пандемия керткән үзгәрешләргә карамастан, гомумән алганда, район буенча Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре куанырлык. Рус теле, әдәбияты буенча күрсәткечләр узган ел дәрәҗәсендә.

Физика буенча узган елдагы нәтиҗәне тагы да яхшыртуга ирешкәннәр һәм бүген республика белән чагыштырганда  безнең район күрсәткече 6 баллга югарырак. Тарих фәне буенча район нәтиҗәләре үткән елдан 1 баллга югары булса, республиканыкыннан 10 баллга артып киткән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев