Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Лениногорскиның 10нчы мәктәбендә фәнни-гамәли конференция узды (ФОТОлар)

Шәһәребезнең 10 нчы мәктәбендә Валерий Илюшин исемендәге беренче республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. “Белем бирү өлкәсендә сәламәтлекне саклау технологияләре” темасына багышланган иде ул.

Конференциядә район һәм шәһәребезнең мәктәп укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, балалар бакчасы тәрбиячеләре, тренерлар, медодистлар катнашты. Шулай ук Казан, Алексееевк, Әлмәт, Сарман, Яр Чаллы шәһәрләреннән дә вәкилләр килгән иде. 
Кунакларга сәламләү сүзе белән 10 нчы мәктәп директоры Сиринә Хайбрахманова,  Мәгариф идарәсе җитәкчесе  Вагиз Санатуллин, Татарстан Мәгариф  һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә  белем бирү бүлеге җитәкчесе Жанетта Соркина мөрәҗәгать итте.
Соңгы арада гаджетлар, телефонннар барлыкка килү сәбәпле, яшь буынның хәрәкәтле тормышка битараф карауларын билгеләп үттеләр. Бүгенге конференциянең дә төп максаты - заманча шартларда белем бирү өлкәсендә сәламәтлекне саклау технологияләрен алга сөреп, яңа алымнар куллану, балаларның  сәламәтлекләрен ныгыту, аларда  спортка карата мәхәббәт хисләре уяту.
Бүген  10 нчы мәктәпнең  элекке директоры, физкультура укытучысы Валерий Илюшинны  очраклы гына искә алмадылар. Ул сәламәтлек саклау программалары һәм методик пособиеләр авторы булып тора, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча зур өлеш керткән. 
Конференция эше көн дәвамында барды. Пленар өлештән соң, секция эшләре башланды. Укучылар үз проектларын тәкъдим итеп жюри каршында яклады. Катнашучыларга сертификатлар тапшырылды, җиңүчеләр Дипломлы булдылар.
Әлеге конференция дәвамлы булып, республика педагогларына тәҗрибә уртаклашырга, аралашырга ярдәм итәр, дигән теләктә калдылар.

Белешмә. Конференция  “Россия Федерациясендә балачакның унъеллыгын игълан итү турында” Россия Президенты Указын тормышка ашыру кысаларында узды.

Материалны Зилә Мөдәррисова әзерләде

автор фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев