Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Мәгариф идарәсендә балалар туклануын оештыру турында сөйләшү булды

Лениногорск мәгариф идарәсе залында мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм азык-төлек блогы хезмәткәрләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә кысаларында балаларны тукландыруны оештыру проблемалары турында җитди сөйләшү булды.


 

 

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин, үсеп килүче буынның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаучы факторлар арасында туклану проблемасы аеруча кискен тора, дип ассызыклады. Шул ук вакытта балаларны һәм яшүсмерләрне тукландыруның гомуми структурасында аларның мәктәптә, балалар бакчасында туклануы мөһим роль уйный, ә мәктәптә булганда укучыларның рациональ туклануын оештыру аларның сәламәтлеген һәм укуның нәтиҗәлелеген саклап калуда төп факторларның берсе булып тора.

"Балалар туклануы өлкәсендәге проблемалар әкренләп хәл ителә, кадрлар составы яңартыла, шулай да эшлисе юнәлешләр күп әле", - диде Мәгариф идарәсе җитәкчесе.

Лениногорск мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру мәсьәләсе аерым контрольгә алынды.

 
Мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев