Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Мәгариф министры укучыларга туган телдән дә дәүләт имтиханы бирдерергә тәкъдим итә

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин дәүләт имтиханнарында сайлап алынган фәннәр арасында туган телләр дә булырга тиеш, дип саный.

 

«Укучылар дәүләт имтиханнарында рус телен мәҗбүри бирә. IX сыйныфтан соң математика да мәҗбүри. Сайлап алырга мөмкин булган фәннәргә ана телләре кертелмәгән. Бу турыда Россия мәгариф министры исеменә, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенә хат яздык. Сайлап алына торган фәннәр исемлегендә туган телләр дә булырга тиеш», — диде министр.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, бүгенге көндә туган телнең дәрәҗәсен күтәрү проблемасы кискен тора.

«Мәктәп системасында моны бергәләп хәл итмәсәк, бөтен хезмәтебез, шулай ук китаплар чыгару, фәнни үзәкләр төзү, чаралар оештыру — икенче чиратта калачак», — диде министр Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев