Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Миңнеханов: Мәктәпләр 1 сентябрьдән гадәти форматта эшли башлаячак дип өметләнәм

Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында мәктәпләрдә дистанцион белем бирүне кертмәскә мөмкин иде, республика уку йортларының гадәти эш режимын оештыру өчен бөтен мөмкинлекләре бар иде.

Бу хакта ТР Президентына кандидат Рөстәм Миңнеханов ышанычлы затлар белән очрашуда әйтте.

«Минемчә, әгәр мондый хәл булмаса, дистанцион укытуны мондый стандартка чыгармас идек. Әйе, безгә интернетны көйләргә кирәк булды. Кызганыч, безнең барлык гаиләләрдә дә ноутбук юк иде, бу мәсьәләләрне дә хәл итәргә туры килде. Әмма мин балалар бакчаларында кизү төркемнәр эшләвен әйтергә тиеш, бернинди сораулар да булмады», - дип искәртте ул.

Ул республикада дистанцион укытуны оештырмау һәм гадәти режимда эшләү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар иде, дип өстәде.

«Мин мәктәпләр эшли башлар дип өметләнәм, чөнки мәктәпләр — ул коллектив. Балалар коллективта булырга тиеш. Аңлашыла ки, дистанцион укыту — мәҗбүри чара, әмма ул өстәмә белем булырга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X