Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Мәктәп тәмамлаучыларга БДИда база математикасын тапшыру кабат мәҗбүри булачак

2022 елда 9 сыйныф укучылары өчен йомгаклау аттестациясен «ковидка кадәрге» форматта - сайлау буенча ике имтихан һәм ике мәҗбүри имтихан белән үткәрү ниятләнә.

Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) мәҗбүри фәннәр исемлегендә 11 нче сыйныф укучылары өчен яңадан база математикасы барлыкка килергә мөмкин, дип белдерде Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анзор Музаев.

2022 елда 9 сыйныф укучылары өчен йомгаклау аттестациясен «ковидка кадәрге» форматта - сайлау буенча ике имтихан һәм ике мәҗбүри имтихан белән үткәрү планнары турында уртаклашты, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Безнең мәгариф министрлыгының да позициясе шундый: база математикасын аттестат алучылар һәм югары уку йортына керү өчен бу фәнне сайламаучылар өчен мәҗбүри фән буларак кире кайтару», — дип аңлатты Музаев.

Министр 2022 елда төп дулкынга БДИны вакытыннан алда тапшыру мөмкинлеге булу ихтималын әйтте.

«Бу көздә барысы да яхшы булыр, дип көттек, әмма алай булмады. Язын да проблемалар булачак. Биредә мәсьәлә бәхәсле, без төгәл җавап бирә алмыйбыз. Шундый хәл сакланса, без вакытыннан алда буласы барлык имтиханнар җәйге чорга күчерелер дип уйлыйбыз», — дип сөйләде ул.

Музаев бүгенге көндә БДИны дистанцион рәвештә тапшыру каралмый, диде. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/science/14-10-2021/m-kt-p-t-mamlauchylarga-bdida-baza-matematikasyn-tapshyru-kabat-m-b-ri-bulachak-5841108

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X