Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Мәктәп укучыларының өй эшен киметергә тәкъдим итә депутат

Мәктәп укучылары өчен өй биремнәре күләме минималь булырга, ә төп эш мәктәптә уку сәгатьләренә туры килергә тиеш, дип белдерде “Бердәм Россия”нең "Яңа мәктәп" партия проекты координаторы, Дәүләт Думасы депутаты Алена Аршинова. "Бердәм Россия" бу турыда Мәгариф министрлыгы белән фикер алышачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

 

Элегрәк Белгород өлкәсе губернаторы Евгений Савченко "ВКонтакте" битендә өй эшләрен "укучыны да, ата-ананы да имгәткән күп еллык гадәт" дип атады. Губернатор, тулы көнлек мәктәпләрдәге кебек, уку йортында барлык өй эшләрен дә эшләргә тәкъдим итте. Ул мәгариф департаментына бу мәсьәләне яңадан карарга һәм системага кардиналь үзгәрешләр кертергә кушканлыгын әйтте.

Аршинова заманча технологияләр һәм цифрлы белем бирү үсеше инде хәзер үк дәрестән тыш вакытта уку йөкләнешен минимумга калдырырга мөмкинлек бирә, диде. Аның сүзләренчә, моны һичшиксез өй биремнәре "уку процессына аз гына өстәмә булсын өчен" һәм аларны өлкәннәр ярдәменнән башка башкарырлык итеп эшләргә кирәк.

"Евгений Савченко еш кына конструктив һәм прогрессив идеяләр турында сөйли. Без бу мәсьәлә буенча партиядә Мәгариф министрлыгы катнашында узачак киңәшмәләрнең берсендә фикер алышачакбыз", - дип йомгаклады Аршинова.

  •     Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова, Савченко инициативасына тукталып, элегрәк, мәктәптә балаларга артык йөкләнеш биреп, эшне бозмау мөһим, әмма шул ук вакытта укучыларга иренергә юл куймаска кирәк, дигән иде.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/31/196250/

Фото: архив/Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев