Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Мәктәпне бетергәндә бирелә торган аттестатта яңа билге булачак

Россия мәгариф министры Ольга Васильева «Российская газета»га төп һәм урта гомуми белем бирү турындагы аттестатлар тапшыруның яңа тәртибе турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

 

Аның сүзләренчә, яңа кагыйдәләр укытучыларга рәсем сәнгате, музыка һәм физкультура кебек предметлар өчен «зачет» куярга мөмкинлек бирәчәк.

Васильева билгеләп үткәнчә, кайбер мәктәпләр бу тәҗрибәне күптән куллана инде, әмма аттестат алган вакытта барлык билгеләр дә биш баллы системага яраклаштырыла.

«Минем шәхси фикерем мондый: бөтен бала да йөгерергә, сикерергә, рәсем ясарга һәм җырларга ярата. Бәлки, бу бөтен кешенең дә яхшы килеп чыкмыйдыр, әмма, минемчә, музыкага сәләте юк дип кенә аттестатка „3“ ле кую дөрес түгел», — диде министр һәм әлеге уңайдан мәктәпкә сайлау мөмкинлеге бирелүен искәртте.

 

https://tatar-inform.tatar/news/science/11-01-2020/m-kt-pne-beterg-nd-birel-torgan-attestatta-ya-a-bilge-bulachak-5715559

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев