Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Расланган БДИ расписаниесе билгеле

11 нче сыйныфны тәмамлаучыларның сайлап алына торган имтиханнарны билгеләү өчен ике атнадан әзрәк вакыт калып бара. 1 февральдән соң Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт БДИда катнашу өчен гаризалар кабул итүне туктатачак.


 

 

Гаризада  теләгән кадәр фәнне күрсәтергә була. Әмма ике рус теле һәм математика үзгәрешсез, алар элеккечә аттестат алу өчен кирәк фәннәр булып кала.

2020 елда аларны бөтен ил буенча 670 меңгә якын унберенче сыйныф укучысы, ә Татарстанда 16 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырырга тиеш.

Сайлап алына торган фәннәр буенча элеккечә җәмгыять белеме алда бара. Популярлык буенча икенче урында табигый-фәнни цикл предметлары тора. Аларга физика, химия һәм биология керә.

 

2020 елда бердәм дәүләт имтиханнарының  төп дулкыны 25 майда башланып,  16 июньдә тәмамланачак.

Расланган имтиханнар расписаниесе:

25 май - география, әдәбият, информатика;

28 май - рус теле;

1 июнь - база һәм профиль математика буенча БДИ;

4 июнь - тарих, физика;

8 июнь - җәмгыять белеме, химия;

11 июнь - чит телләр (язма өлеше), биология;

15, 16 июнь - чит телләр (телдән булган өлеше).

БДИның вакытыннан алда чоры 20 марттан 13 апрельгә кадәр,  ә өстәмә чор 4 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр булачак.

 

http://almet-rt.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X