Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе Алабугада узачак

Быел мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе 14 августта Алабугада яңа полилингваль комплекста узачак. Киңәшмәнең темасы - "XXI гасыр мәгарифе: киләчәк өчен бүгенгесе"

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк,  министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре,  муниципаль район башлыклары, Мәгариф идарәләре җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары катнашуы көтелә.

Август киңәшмәсе барлык кирәкле санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп оештырылачак.

Киңәшмә барышында «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру буенча нәтиҗә ясалачак, мәктәпкәчә һәм мәктәптәге белемнең сыйфатын арттыруның актуаль мәсьәләләре каралачак, шул исәптән физик  мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә, һөнәри белем бирүне үстерү, балаларга өстәмә белем алу мөмкинлеге һәм тәрбия бирү өлкәсендәге сораулар да карала.

14 августта Татарстан  Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында  педсоветның пленар утырышыннан турыдан-туры видеотрансляция алып барылачак.

Онлайн-трансляцияне шушы сылтама буенча карарга мөмкин булачак: http://mon.tatarstan.ru/rus/august-online.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев