Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Россия мәктәпләрендә укучыларның әйберләре өчен шкафлар куярга тәкъдим итәләр

Депутат Василий Власов фикеренчә, бу укучылар һәр көнне мәктәпкә алып килә торган кирәк-яракларның күләмен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

 

Россия мәктәпләрендә укучыларның әйберләрен саклау өчен кечкенә шкафлар куярга тәкъдим итәләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы парламентның түбән палатасы депутаты Василий Власовның РФ мәгариф министрына язган хатына сылтама белән хәбәр итә.

Хатта билгеләп үтелгәнчә, белем бирү учреждениеләрендә укучылар белән очрашулар вакытында балалар төрле идеяләр тәкъдим иткән, шуларның иң кызыклысы – кечкенә шкафлар урнаштыру. Балалар еш кына мәктәпкә көн саен бик күп әйбер алып килүләренә зарлана.

Власов фикеренчә, мондый шкафлар укучыларның рюкзакларындагы әйберләрне киметергә мөмкинлек бирер иде. Моннан тыш, аларда телефоннарны да сакларга мөмкин.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев