Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Рөстәм Миңнеханов: Өйдә укучы бала тиешле дәрәҗәдәге белемне ала алмаячак

Президент әйтүенчә, православие гимназиясен, мөселман мәктәбен булдыру тәҗрибәсен киңәйтергә кирәк.

. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, өйдә укучы бала тиешле дәрәҗәдәге белемне ала алмаячак.

«Мине мәгариф системасында борчыган мәсьәләләрнең тагын берсе шул: 881 бала өйдә укый. Бу бик үк әйбәт түгел. Мин өйдә уку өчен сәбәпләрне аңлыйм, ләкин, миңа калса, өйдә укучы бала тиешле дәрәҗәдәге белемне ала алмаячак», — диде Рөстәм Миңнеханов Ратушада Казан шәһәре думасының сессия утырышында. 

Президент социализация, тормышка яраклашу мәсьәләсен искәртте. 

«Без аңлыйбыз: дингә бәйле мәсьәләләр дә бар. Бездә православие гимназиясе, мөселман мәктәбе булдыру тәҗрибәсе бар. Бу юнәлешләрне үстерергә кирәк, ләкин барлык мәктәпләр федераль стандартка туры килергә тиеш. Өйдә уку ничек булганын аңлыйбыз. Бу сорауны прокурор белән дә берничә тапкыр күтәрдек,"- диде.

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев