Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Шөгер мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән дә горурлана

Районыбызда В.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбенең тарихы 1934 елдан башлана.

30нчы еллар ахырында Шөгер районында иң алдынгы мәктәп булган. Мәктәп атаклы галимнәр, данлыклы шәхесләр, нефтьчеләр, табиблар, укытучыларга белем һәм тәрбия биргән.

1977 елда мәктәпнең яңа бинасы төзелә. 2011 елда Шөгер һәм Иске Шөгер мәктәпләре бергә кушыла. Башлангыч звено, алар – 136 бала Иске Шөгердә укый. 2012 елда беренче бинада республика программасы буенча капиталь ремонт үткәрелә.

Мәктәп һәрвакыт үсештә, яңалыклар кертелү дәвам итә. 2019 елда “Үсеш ноктасы” гуманитар һәм технология фәннәре буенча заманча белем бирү үзәге ачылды. Уңышлары да бар: “АгроНТИ” Бөтенроссия конкурсында «Агрокопторы» номинациясендә 6, 8, 10нчы сыйныф укучылары җиңүче яулаган.

Мәктәпнең хоккей корты, спорт мәйданчыклары бар. Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе районда база мәктәбе булып тора. Укучылар муниципаль, республика, Россиякүләм конкурсларда, олимпиадаларда җиңүләр яулый.

Шөгер мәктәбенә биш авылдан килеп укыйлар, барлыгы 356 укучы белем ала. Аларга 43 квалификацияле педагог белем бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X