Татарстан яшьләре финанс ягыннан аң-белемнәрен үстерү буенча эшли
Мәктәпләрдә финанс белеме бирү буенча Татарстан иң алда бара. Россия Банкының финанс белеме бирү буенча язгы сессия чорында барган онлайн-дәресләрендә республиканың 188 мең мәктәп, һөнәри белем алучы укучысы, студентлар катнашты.
Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән язгы сессиядә 11896 онлайн-дәрес үткәрелгән. “Бу проект яшь буынның финанска кагылышлы мәсьәләләрдә аң-белемен күтәрү, җаваплы караш тәрбияләү, гомумән, республикада яшәүчеләрнең финанс ягыннан мәдәни белемле итүгә юнәлдерелгән эш,”- ди Россия Банкының Татарстан бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин. Язгы сессиядә яшь татарстанлылыр финансны планлаштыру, инвистицияләү, иминиятләштерү, пенсия, банк, кредит системаларын өйрәнделәр. Россия буенча онлайн-дәресләрдә барлыгы 2.2 миллион кеше катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев