Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Түбән Чыршылы мәктәбендә зирәклекне арттыру юнәлешендә дә эш алып барыла

Түбән Чыршылы мәктәбендә укучылар дәрес эшчәнлегеннән тыш, зирәклекне артыру юнәлешендә дә эшлиләр, шахмат – зирәкләр уены икәнен аңлап уйныйлар.

 

«Мәгариф» милли проекты кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге комиссиясе тарафыннан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә республиканың мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналары булдыру проекты тормышка ашырыла. Безнең районның күпчелек мәктәпләрендә шахмат зоналары ачылды, уңышлы гына эшләп киләләр.  

Түбән Чыршылы мәктәбендә 1нче сыйныфларда – интегральләштергән  курс, 2-4 нче сыйныфларда дәрестән тыш эшчәнлек рәвешендә алып барыла. Шахмат зонасында укучылар өчен  шахмат кырлары, фигуралары, аларның урнашу урыннары һәм күчеше белән танышуга юнәлтелгән эшчәнлек алып барыла.  Бу эш өчен кабинетта идәндә һәм диварда интерактив шахмат такталары урнаштырылган. Стеналарда танышу өчен шахмат фигураларының исемнәре,  уен кагыйдәләре,  шахмат терминнарына постерлар бар, дип сөйли мәктәп директоры Гөлия Вафина.

-    Аерым бер кабинет шахмат зонасы өчен бүлеп бирелде. Аны тиешенчә ясадык. Укучылар белән берлектә ясалган шахмат фигураларыбыз да бар, шуларны да куйдык. Магнитлы стена шахматы да анда бар. Тәнәфесләрдә һәм дәрестән тыш дәресләр вакытында балалар шахмат фигураларының көчен билгеләргә өйрәнәләр, шахмат уенының  төп принциплары белән танышалар, - ди директор.

Башлангыч сыйныфларда укытучылар: Венера Вафина, Гөлия Вафина, Гүзәлия Ганиева укучылар белән шахмат серләренә өйрәнәләр. Педагоглар төрле алымнар куллана: табышмаклар әйтү,  шахмат фигуралары турында әкияти хикәяләр сөйләү,  «Могҗизалы капчык», «Тылсымлы кубик», «Тасвирлау буенча фигураны бел»,  "Фигураны кем белә?» кебек уеннар үткәрәләр.

ФОТОЛАР: МӘКТӘПТӘН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев