Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

ТР Мәгариф министрлыгында 5 көнлек уку атнасына күчү мөмкинлеге хакында сөйләштеләр

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина билгеләп үткәнчә, биш көнлек уку атнасы турындагы мәсьәлә бүгенге көндә аеруча популяр.

ТР Мәгариф министрлыгында туры эфирда биш көнлек уку атнасына күчү мөмкинлеге хакында сөйләштеләр. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Белем бирү өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов һәм республикада «Яңа мәктәп» Федераль партия проекты координаторы Асия Тимирясова сөйләде.

Очрашуның модераторы – РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина билгеләп үткәнчә, биш көнлек уку атнасы турындагы мәсьәлә бүгенге көндә аеруча популяр.

«Биредә бернинди проблема да юк һәм мин аны күрмим дә. Закон күзлегеннән бернинди чикләүләр һәм тыюлар да каралмаган. Бу – конкрет бер белем бирү учреждениесенең эш режимы буенча үз карары. Биредә барысы да мәктәпкә, ата-аналарга һәм балаларга биш яки алты көнлек уку атнасы оештыру уңайлымы-юкмы икәнлегенә бәйле. Биш көнлек уку атнасын оештырганда әлеге атна дәвамында укучыларга йөкләнеш арта. Алты көнлек уку атнасында ул алты көнгә бүленә», - диде Рәмис Мөҗипов.

Спикер шулай ук катнаш белем бирүне оештыру һәм шимбәдә дистанцион укуга күчү мөмкинлеген әйтте.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X