Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Туган тел укытучысы конкурсында 50 мөгаллим катнашачак

"Туган тел" Бөтенроссия мастер-классының финал этабы 22-24 мартта Казанда узачак.

Татарстанда 50 укытучы «Туган тел» конкурсында җиңү өчен көрәшәчәк, дип хәбәр итә республиканың Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классының финал этабы 22-24 мартта Казанда узачак.

Конкурсның финалында 17 татар теле, 10 рус теле, алты чуваш, дүрт мари һәм ике мордва теле укытучысы катнаша. Моннан тыш, 10 татар теле һәм әдәбияты укытучысы — Россия Федерациясенең башка субъектлары вәкилләре.

Исегезгә төшерәбез, конкурс 2012 елдан башлап ел саен «2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

 

https://kazved.ru/news/society/22-03-2021/50-pedagogov-srazyatsya-za-pobedu-v-konkurse-uchiteley-rodnogo-yazyka-5814038

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев