Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Тугызынчы сыйныф укучылары быел гадиләштерелгән кагыйдәләр буенча имтихан тапшыра

Татарстанда төп дәүләт имтиханында 36528 баланың катнашуы көтелә.

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар төп дәүләт имтиханын (ТДИ) быел гадиләштерелгән кагыйдәләр буенча тапшыра.

«COVID-19 таралу куркынычын киметү өчен төп дәүләт имтиханы 2021 елда гадиләштерелгән кагыйдәләр буенча үткәрелә. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар рус теле һәм математикадан гына имтихан бирәчәк», — диде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Министрлар Кабинетында узган брифингта.

2019 елда тугызынчы сыйныф укучылары дүрт фәннән имтихан биргән булса, узган ел, коронавирус чикләүләре сәбәпле, берне дә тапшырмыйча аттестат алды.

Министр сүзләренчә, быел имтиханнарны вакытыннан алда биреп була торган этабы да гамәлдән чыгарылган.

Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта ТДИның төп чоры 24 майдан башлануы әйтелде. Рус теле 24 һәм 25 майда, ә математика 27 һәм 28 майда булыр дип көтелә. Резерв көннәрдә рус телен 8 һәм 30 июньдә, математиканы 10 июньдә һәм 2 июльдә тапшырырга мөмкин булачак. 3-17 сентябрь көннәрендә өстәмә чор да каралган.

«Төп дәүләт имтиханында катнашу өчен гаризалар кабул итү 1 мартта төгәлләнде. Сынау алуда 36528 баланың катнашуы көтелә», — диде Илсур Һадиуллин. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев