Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Югары уку йортына керү өчен БДИдан ничә балл җыярга кирәк?

Бу көннәрдә чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра.

Гомуми белем алу турында аттестат бирсеннәр өчен, 11 сыйныфны тәмамлаган укучы дүрт имтиханнан уңай билге алырга тиеш. Бу — рус теле, математика һәм сайлап алынган ике предмет. Югары уку йортына керү өчен минималь баллар саны былтыргы кебек үк калган.

Бу турыда «Челнинские известия» сайты яза.

Студент булыр өчен кимендә шушы балларны җыярга кирәк: рус теле — 36, математика (профиль дәрәҗәсе) — 27, физика — 36, химия — 36, информатика һәм ИКТ — 40, биология — 36, тарих — 32, география — 37, җәмгыять белеме — 42, рус әдәбияты — 32, чи телләр (инглиз, немец, француз, испан, кытай) — 22 балл.

Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре 4 ел дәвамында гамәлдә була. Димәк, бу баллар белән алдагы 4 ел эчендә югары уку йортына кереп карарга мөмкин.

Укырга керү өчен документларны берьюлы биш вузга биреп була. Һәр уку йортында өч юнәлеш сайлау мөмкиндеге бирелә.

 

http://maydan.tatar

фото:http://shahrichalli.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X