Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Югары уку йортына кергәндә рус теленнән имтихан бирү мәҗбүри булачак

Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгының шул хактагы боерыгы хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

Югары уку йортына кергәндә барлык белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре өчен дә рус теленнән имтихан бирү мәҗбүри булачак. Россия Фән һәм югары белем министрлыгының шул хактагы боерыгы хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.

Документ киләсе елның 1 мартыннан үз көченә керә һәм 2027 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

«РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы бакалавриат һәм специалитет программалары өчен югары уку йортларына керү имтиханнарының исемлеген раслады», — диелә Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы хәбәрендә.

Әйтик, математика кайбер техник белгечлекләр өчен мәҗбүри сынау булып тора.

Информатика, физика, химия һәм чит тел ихтыяҗ булган очракта белем бирү оешмасы билгеләячәк сынаулар исемлегенә кертелгән.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев