Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Зәй-Каратай мәктәбе укытучысы Галия Вәлиева - 40 ел укытучылык һөнәрендә

Менә 40 ел дәвамында һәркөн иртән укучылары янына, яраткан эшенә – мәктәпкә ашыга, ә уйлары әллә кайчан укучылары янында инде, уздырачак дәресен дә хәтерендә тиз генә кабатлап ала.


Зәй-Каратай мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Галия Вәлиевага укытучы һөнәрен сайларга авылдашы Гүзәл Әхмәтова этәргеч биргән.

-    Туган авылым - Яңа Иштирәктә безнең күршедә торучы укытучы Гүзәл Әкрамовна янына еш керә идем. Кичләрен аның дәфтәр тикшереп утыруы миңа мавыктыргыч эш булып тоелды. Дәфтәргә билге куюына да кызыга идем, - дип сөйли Галия Нургаеновна.

1961 елда туган кыз, Яңа Иштирәк мәктәбендә 8 классны тәмамлагач, ике сыйныфташ кызы белән Минзәлә педагогика училищесына укырга китәләр. Училищены тәмамлагач, 1981 елда яшь мөгаллимәне Горкино мәктәбенә җибәрәләр. Бер елдан соң кияүгә чыга һәм яңа Иштирәк мәктәбендә эшли башлый. 1987 елда Зәй-Каратай мәктәбенә килә. Мондагы коллективка тиз ияләшә, бүген дә зур хөрмәт белән үзенең остазларын – Әнисә Даутовна Вәлиева, Лилия Мирсәитовна Батталова, Халидә Гаязовна Әхмәтшинаны искә ала Галия ханым. Алар бергә дус булып, башлангыч сыйныфларда эшлиләр.

Әлбәттә, ул елларда Зәй-Каратай мәктәбе гөрләп эшләп торган, һәр сыйныфта 25 бала булган. Заманалар үзгәрде шул, мәктәп тугызъеллык булып санала, хәзер Галия Нургаеновна бер вакытта 2 һәм 3нче сыйныфларны укыта, барлыгы 8 укучы.

Галия Вәлиеваның педагоглык дәверендә берничә җитәкче белән эшләргә туры килә: аны эшкә Шат Рафыйков кабул итә, аннары аңа алмашка Минһади Хәйруллин, аннары Фәрит Якупов директор була. 2013 елдан Ләйсә Әхмәтова мәктәп белән җитәкчелек итә.

Галия Нургаен кызы дүрт дистә ел эшләү дәверендә 12 тапкыр чыгарылыш укучыларын урта звенога озаткан.

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укырсыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев