Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Беренче җиңү хуҗаларда

Үткән шимбәдә Лениногорск Боз сараенда "Татнефть" җәмгыяте эшче хоккей лигасы командалары арасында хоккей турниры үтте. Бозда "Лениногорскнефть" идарәсенең "Алга" командасы белән Түбән Каманың "Татнефть-Нефтехим" идарәче компаниясе командасы очрашты. Бу көнне Боз сараена спортчылар белән беррәттән, хоккей яратучылар, җанатарлар һәм уенчыларның гаиләләре дә җыелды. Уенны башыннан ахырына кадәр "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы...

Үткән шимбәдә Лениногорск Боз сараенда "Татнефть" җәмгыяте эшче хоккей лигасы командалары арасында хоккей турниры үтте. Бозда "Лениногорскнефть" идарәсенең "Алга" командасы белән Түбән Каманың "Татнефть-Нефтехим" идарәче компаниясе командасы очрашты.


Бу көнне Боз сараена спортчылар белән беррәттән, хоккей яратучылар, җанатарлар һәм уенчыларның гаиләләре дә җыелды. Уенны башыннан ахырына кадәр "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, аның гомуми мәсьәләләр, кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рәис Галиуллин һәм профком рәисе Миншакир Нуриев күзәтте.
"Лениногорскнефть"нең "Алга" командасы баштан ук өстенлекне үз кулына алды. Алкалар бер-бер артлы көндәшләр капкасына очып керде генә. Уенның сигезенче минутында Сергей Криворотов - өченче, унынчы минутында Ринат Загиров - дүртенче алканы бәреп кертте. Алкалар капкага кергән саен трибуналардан көчле сызгыру, кычкыру, "Молодец!" дигән тавышлар белән җанатарлар көч биреп торды. Аның нәтиҗәсе буларак, 8:0 исәбе белән беренче период "Алга" командасы файдасына тәмамланды.
Ун минутлык тәнәфестән соң, уенның икенче периоды башланды. Анда да безнекеләр беренчелекне ычкындырмады. "Давай!" белән тарткалашып, алкаларны бер-бер артлы көндәшләре капкасына "бәрә дә бәрә". Уенның бишенче минутында безнекеләр өч алка кертте. Икенче период 7:0 исәбе белән яңадан "Алга" файдасына тәмамланды.
- Бүген "Татнефть" җәмгыяте эшче хоккей лигасы командалары арасында хоккей турниры үтә. Күргәнегезчә, "Алга" командасының уены бик уңышлы бара. Икенче период тәмамланды, көндәшләре алар капкасына әле бер алка да кертмәде. Уен әле дәвам итә, өченче периодта да сынатмаслар дип ышанабыз,- дип уенга комментарий бирде Рәис Галиуллин тәнәфес вакытында.
Өченче периодта да алгы сызыкта безнекеләр генә булыр дип торганда, уенның тугызынчы минутында, ниһаять, көндәшләргә дә бәхет елмайды. Безнекеләр капкасына бер алка очып керде.
Һәм менә уенның тәмамлануын белдереп, сигнал бирелде, һәм 20:1 исәбе белән уен "Алга" командасының җиңүе белән төгәлләнде.
- Уен кискен барды, әмма безнекеләр молодцы. Безнең кәефләр күтәренке, чөнки баштан ук җиңүгә өмет зур иде, хоккейчылар составы да көчле,- диде "Алга" командасы тренеры Сергей Лапицкий.
Алда әле нефтьчеләрне яңа уеннар һәм яңа көндәшләр көтә. Анда да сынатмаслар, дип ышанасы килә. Аларга уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: