Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Хезмәткә багышланган гомер

Әлфия Хасыйм кызы Мәхмүтова урта мәктәпне тәмамлаганчы ук нинди һөнәр сайлаячагын төгәл белә. Әлбәттә, нефтьче булачак. И.Губкин исемендәге Мәскәү нефть һәм газ промышленносте институтына укырга керә. Студент чаклар шаулап-гөрләп үтеп тә китә. Кулына диплом алган белгеч, 1985 елда нефтьчеләр сафын тулыландыра. Әлеге өлкәдә беренче адымын «Лениногорскнефть» идарәсенең 3нче нефть һәм...

Әлфия Хасыйм кызы Мәхмүтова урта мәктәпне тәмамлаганчы ук нинди һөнәр сайлаячагын төгәл белә. Әлбәттә, нефтьче булачак.

И.Губкин исемендәге Мәскәү нефть һәм газ промышленносте институтына укырга керә. Студент чаклар шаулап-гөрләп үтеп тә китә. Кулына диплом алган белгеч, 1985 елда нефтьчеләр сафын тулыландыра. Әлеге өлкәдә беренче адымын «Лениногорскнефть» идарәсенең 3нче нефть һәм газ табу цехында ясый. Ә инде 2002 елның апреленнән аны идарәнең катлам басымын тоту цехына (ЦППД-1) геолог итеп күчерәләр.
- Мәктәпне тәмамлаганда ук нефтьче һөнәрен сайлаячагыма шикләнмәдем. Әтием дә, бертуган абыем да нефтьчеләр иде. Шуңадырмы, үземне башка эш урынында күз алдына да китерә алмый идем. Эшемә, чын мәгънәсендә, гашыйк мин. Үз эшеңне ярату - иң зур бәхет ул, минемчә, - ди Әлфия Хасыймовна.
Хезмәт юлының башында торып, бай тәҗрибәсе белән уртаклашкан хезмәттәше, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Валентина Алексеевна Мурзаеваны үзенең остазы дип атый.
- Барыннан да бигрәк, сәләтле геолог, талантлы кеше ул. Һәрвакыт яхшылыкка омтылучан, яңа уйлар белән янып эшли торган шәхес иде. Аның белән һәрвакыт үзара аңлашып эшләдек, - ди.
Әлфия Хасыймовнаның эше - геологик отчетлар, скважиналар эше буенча режим һәм планнар төзүдән гыйбарәт. Җаваплылык һәм төгәллек таләп итә торган хезмәт. Эшен ул бик яратып, теләп башкара. Шуңа да, намуслы хезмәте өчен күпсанлы Мактау грамоталарына ия. «Лениногорскнефть» идарәсенең Мактаулы нефтьчесе. Хәер, нефть өлкәсендә өч дистә елга якын хезмәт итеп, бай тәҗрибә туплавы гына да ни тора!
Барлык хатын-кызлар кебек үк, эш һәм гаилә мәшәкатьләре белән кайнап яши ул. Кызы Регина да әнисенең һөнәрен сайлаган. Лениногорск нефть техникумын тәмамлап, 3нче промыселда диспетчер булып эшли.
Идарәнең тынгысыз хезмәткәре замана белән атлый, һәрвакыт эзләнә, заманча технологияләр белән иркен эшли, яшь белгечләр белән "замана" телендә сөйләшә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, идарәдә эшләүче барлык геологларга бары тик уңышлар гына телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: НГДУ

2
X