Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Җирдәге тынычлык хакына

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, «Лениногорскнефть» идарәсе хезмәткәрләре «Ландыш» ял базасында Әфган сугышы, Чечнядагы «кайнар нокталарда» һәм Чернобыль атом электр станциясендәге аварияләрне ликвидацияләүдә катнашкан солдатларны табын артына җыйды. Хәрбиләр хатыннары белән килгән иде. Аларны тәбрикләү өчен сүз идарә начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтовка бирелде. Ул Әфган сугышында, Чечнядагы «кайнар нокталарда» һәм Чернобыль атом...

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, «Лениногорскнефть» идарәсе хезмәткәрләре «Ландыш» ял базасында Әфган сугышы, Чечнядагы «кайнар нокталарда» һәм Чернобыль атом электр станциясендәге аварияләрне ликвидацияләүдә катнашкан солдатларны табын артына җыйды.


Хәрбиләр хатыннары белән килгән иде. Аларны тәбрикләү өчен сүз идарә начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтовка бирелде. Ул Әфган сугышында, Чечнядагы «кайнар нокталарда» һәм Чернобыль атом электр станциясендәге аварияләрне ликвидацияләүдә катнашып, анда башларын салган ир-егетләрнең сугышчан бурычларын ахыргача үтәвен, безнең аларны онытмавыбызны әйтте һәм барлык хәрбиләргә изге теләкләрен юллады.
Аннан соң бер минут тынлык игълан ителеп, «кайнар нокталарда» һәлак булганнарны искә алдылар. Сүз шәһәр һәм районның хәрби комиссары Рөстәм Мисбаховка бирелде. Ирләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итеп, ул «Лениногорскнефть» идарәсенең Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр штабы начальнигы хезмәткәре Равил Насыйбуллинга «Россия Хәрби көчләре оешуга 95 ел тулу уңаеннан» юбилей медале тапшырды.
Ел саен уздырыла торган әлеге традицион очрашу кичәсе артистларның чыгышлары белән үрелеп дәвам итте.
Үз теләкләрен идарәнең профком рәисе Миншакир Нуриев җиткерде:
- Әфганстандагы кораллы низаг иң озакка сузылган сугышларның берсе булды. Әмма аны үтеп кайткан ир-егетләрнең күпчелеге үз батырлыкларын бүген нефть алуда да уңышлы күрсәтә. Сәламәтлек, гаилә бәхете һәм уңышлар сезнең иң якын юлдашыгыз булсын, - диде ул. Аның теләкләренә идарәнең ветераннар советы рәисе Илгизәр Гәрәев тә кушылды.
«Кайнар нокталарда» катнашкан егетләргә дә сүз бирелде. Владимир Кравцов, Михаил Неруцких, идарә ветераны - Чернобыль атом электр станциясендәге аварияне ликвидацияләүдә катнашкан Евгений Козлов үзләренә карата күрсәтелгән игътибар, хөрмәт өчен Рафаил Нурмөхәммәтовка рәхмәт әйттеләр.
Равил Насыйбуллин мондый аяныч сугышның башка кабатланмавын теләде, үзенең җылы теләкләрен җиткерде.
Идарәнең яшьләр белән эшләү буенча әйдәп баручы инженеры Чыңгыз Мөхәммәдов хәзерге солдатларның мондый сугышларны күрмәвен теләде.
- Безнең бүгенге тыныч тормышта яшәвебездә сезнең өлешегез әйтеп бетергесез. Безгә, якыннарыбыз, гаиләләребезгә аяз күк йөзе алып килгәнегез өчен рәхмәт, - диде ул.
Сугышчан дуслары белән очрашу, яу кырында ятып калган иптәшләрен искә алу өчен бу кичәнең хәрбиләр өчен мөһим булуы күренеп тора иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: